Евгений Боратынский музее (Казан)
Евгений Боратынский музее — 1977 елда Казанда ачылган музей, 1981 елдан дәүләт музее. 1983 елдан ТАССР берләшкән дәүләт музее бүлеге. РФдә «Пушкин чоры» рус шагыйре, элегия һәм фәлсәфи лирика остасы Е. А. Боратынскийга (1800—1840) багышланган бердәнбер музей. Музей Казанда XIX гасырның I яртысында агачтан төзелгән шәһәр алпавыт утарында урнашкан. Федераль дәрәҗәдә әһәмиятле тарих һәм архитектура һәйкәле. Яңартылган музейны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Read article